+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 сентябрь 2021, 18:45

Фәйрүзә Латыйпова: «Сайлаулар үтәкүренмәле булды”

Узган сайлаулар турындагы фикерләре белән «Үзенчәлекле балалар» хәйрия фонды президенты Фәйрүзә Латыйпова уртаклашты.  

Фәйрүзә Латыйпова: «Сайлаулар үтәкүренмәле булды”
Фәйрүзә Латыйпова: «Сайлаулар үтәкүренмәле булды”

Узган сайлаулар турындагы фикерләре белән «Үзенчәлекле балалар» хәйрия фонды президенты Фәйрүзә Латыйпова уртаклашты.

— Өч көнлек тавыш бирү — бик уңайлы формат, бигрәк тә эшләүче кешеләр өчен, гәрчә сайлау комиссияләрендә эшләүче кешеләргә җиңелләрдән булмаса да, — дип саный ул. - Эпидемиологик хәлне дә исәпкә алырга кирәк: өч көн тавыш бирү кешеләрнең зур агымын булдырмаска ярдәм итте.

Фәйрүзә Латыйпова кандидатлар арасында яңа партияләр һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр пәйда булуга, шулай ук күзәтүчеләрнең, Иҗтимагый палатаның, Кеше хокуклары буенча советның һәм «Сайлаулар-2021» иҗтимагый матбугат үзәгенең сайлауларда актив катнашуына уңай бәя бирде.

- Участокларда күзәтүчеләр һәм видеокүзәтү эшләде, хокук бозулар турында сигналлар килгәндә, шунда ук урыннарга барып тикшерделәр. Шуңа күрә быелгы сайлауларда ачыклык артты, дип саныйм, — дип аңлатты ул.

Фәйрүзә Латыйпова, яңа депутатлар корпусын сәламәтлек саклау, мәгариф, кешеләрнең иминлеге һәм җәмгыятьнең социаль үсеше белән бәйле программаларны тормышка ашыру буенча актив эш көтә, диде.

- Уңай якка үзгәрешләр көтәм. Яңа программада күп нәрсә балалар һәм ата-аналар, күпбалалы һәм инвалид бала тәрбичләүче гаиләләргә ярдәм итүгә багышланган. Боларның барысы да тормышка ашырылыр, кирәкле законнар кабул ителер, акчалар бүленер дип өметләнәм, — дип нәтиҗә ясады ул.

Фото: Альберт Заһиров

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: