+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 сентябрь 2021, 17:54

"Җәмгыятьнең җитлеккәнлеге күрсәткече бу"

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин сайлаулар турында фикерләрен белдерде.

"Җәмгыятьнең җитлеккәнлеге күрсәткече бу"
"Җәмгыятьнең җитлеккәнлеге күрсәткече бу"

“Сайлауларда халыкның күпләп катнашуы - җәмгыятьнең җитлеккәнлеге күрсәткече!”

- Нәкъ менә шулай дип бәяләп, Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин гражданлык активлыгы күрсәткән өчен республика мөселманнарына рәхмәт белдерде.

Быел сайлауларга килү ил буенча уртачадан югарырак булды, өстәвенә, республиканың авыл районнарында яшәүчеләр аеруча югары активлык күрсәтте. Иң зур күрсәткеч Салават районында булды - монда тавыш бирергә сайлаучыларның 96,5 проценты килде. Район халкының 88 проценты башкортлар һәм татарлар булуын исәпкә алып, мөселман халкының активлыгы турында фикер йөртергә була.

Республика мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин рәхмәт белдерде. "Безнең төп принципларның берсе - яхшылыкка ярдәм итү. Шул исәптән - илгә һәм җәмгыятькә файда китерергә сәләтле кандидатларга ярдәм итеп. Шунысы сөендерә, сез - гражданлык активлыгының шәхси үрнәген күрсәттегез, - дип ассызыклады Айнур хәзрәт.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: