+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 сентябрь 2021, 18:30

Рөстәм Әхмәдинуров: “Бердәм Русия"нең җиңүенең ныклы нигезе бар”

«Бердәм Русия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров үткән сайлаулар хакында фикерен белдерде.  

Рөстәм Әхмәдинуров: “Бердәм Русия"нең җиңүенең ныклы нигезе бар”
Рөстәм Әхмәдинуров: “Бердәм Русия"нең җиңүенең ныклы нигезе бар”

«Бердәм Русия» партиясе өчен сайлаулар нәтиҗәләре бик уңай, - диде ул. - Русия буенча чагыштырганда, бездә тавыш бирүчеләр өчтән бер өлешкә күбрәк, һәм «Бердәм Русия» өчен тавыш бирүчеләрнең проценты да 20гә күбрәк. Бу сайлаучыларның пандемия чорында башкарылган эшкә уңай бәя бирүе турында сөйли. Без катлаулы тормыш хәленә тарыган 470 мең гражданга ярдәм күрсәттек.

Икенчесе — бу, әлбәттә инде, безнең исемлекне җитәкләгән төбәк җитәкчесе Радий Фәрит улы Хәбировның югары ышаныч дәрәҗәсе. Соңгы көннәрдә ул партия белән бергә дистәләрчә чарада катнашты. Бу исемлек рейтингында гына түгел, безнең кандидатлар рейтингында да чагылыш тапты. Шуңа күрә без хәлне уңай бәялибез, партия Дәүләт думасында конституцион күпчелекне алыр дип өметләнергә нигез бар, ә бу безнең максат иде.

Быел сайлаулар өч көн узды, бу чарада уңай чагылыш тапты. Минемчә, бу, барыннан да элек, сайлауларның хәвефсезлегенә уңай йогынты ясады, чөнки кешеләрнең күпләп җыелуы булмады, халыкка уңайлы булды.

Икенчедән, бу, мөгаен, күпме кеше килүдә дә чагылыш тапкандыр, чөнки кемгәдер, якшәмбе көнне биләмәс өчен, җомга көнне тавыш бирү уңайлырак. Ләкин төп нәрсә – кешеләр Хәбиров командасының нәтиҗәле адымнар ясавын һәм аларның инде күренеп торуын аңлый, чөнки барысы да безнең сайлаучыларның тормышын яхшырак итү өчен эшләнә».

Тулырак мәгълүмат: https://gtrk.tv/novosti/239567-rustem-ahmadinurov-partiya-edinaya-rossiya-poluchit-konstitucionnoe-bolshinstvo

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: