+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 сентябрь 2021, 10:49

"Сайлаулар оешкан төстә узды"

Радий Хәбиров сайлауларның беренче нәтиҗәләрен әйтте.

"Сайлаулар оешкан төстә узды"
"Сайлаулар оешкан төстә узды"

19 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Сайлаулар төне"ндә катнашты, ул "Сайлаулар-2021" иҗтимагый матбугат үзәгендә узды. Төбәк җитәкчесе журналистлар, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләренең сорауларына җавап бирде һәм Русия Дәүләт думасы депутатларын сайлаулар буенча өч көнлек тавыш бирүгә, шәһәр һәм районнар Советларына, шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтыйга өстәмә сайлауларга йомгак ясады.

- Башкортстанда сайлаулар яхшы, лаеклы һәм оешкан төстә узды. Якынча мәгълүматларга караганда, республикада сайлауларда катнашу 70 процент тәшкил иткән. Тавышларны санау дәвам итә әле. Халык өч көн буе актив тавыш бирде. Без күп кенә муниципалитетларда сайлаулар бәйрәм кебек узсын өчен тырыштык. Бу - безнең элекке матур гадәт, - диде Радий Хәбиров.

- Миңа билгеле булганча, ниндидер махсус хокук бозулар булмады. Әйе, әлбәттә, кайбер урыннарда зарланулар булды. Аларның барысын да теркәгәннәр һәм эшкәртәләр. Бу - сәяси көрәшнең, сайлау процессының аерылгысыз элементларының берсе. Экзитпол мәгълүматлары буенча, Башкортстанда Дәүләт думасына сайлауларда "Бердәм Русия" партиясе җиңде, Ул 69 процент тавыш җыйган. Икенче урында - КПРФ, өченче урында - ЛДПР.

Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, Башкортстаннан Дәүләт думасы депутатларының мөһим бурычы - төбәк мәнфәгатьләренә кагылышлы файдалы башлангычларны хуплау.

- Бу, мәсәлән, республика Дәүләт җыелышы-Корылтай тәкъдим иткән закон проектлары булырга мөмкин, - диде Радий Хәбиров. - Шул ук вакытта һәр депутатның үз белгечлеге булырга тиеш. Безнең барлык булачак парламентарийларыбыз зур тормыш юлы үткән. Аларның бай тәҗрибәсе бар. Алар - бик акыллы, лаеклы кешеләр, алар Башкортстан мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле эшләр дип ышанам.

Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, Русия парламентының булачак депутатларына республикадан үз округларында сайлаучылар белән активрак очрашырга, аларны нәрсә борчуын белергә, аларның проблемаларын һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кирәк. Республика Башлыгы, шулай ук, Уфа шәһәр Советының яңа составында төзелеш тармагы гына түгел, ә төрле өлкәләр вәкилләре булачагына ышаныч белдерде.

- Мин шәһәр Советына Уфаның төрле катламнарын тәкъдим итүче кешеләр килүен теләр идем. Халык безне хуплагандыр дип ышанам, - диде республика җитәкчесе.

Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: