+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 сентябрь 2021, 14:17

Илдә һәм Башкортстанда сайлау нәтиҗәләре

Башкортстанда сайлаулар нәтиҗәләре билгеле булды. Аларга ярашлы, республикада сайлауларда катнашкан 14 партиядән “Бердәм Русия” , КПРФ, ЛДПР, “Яңа кешеләр" һәм "Гадел Русия - гаделлек өчен" лидерлар сафында булуын расладылар.

Илдә һәм Башкортстанда сайлау нәтиҗәләре
Илдә һәм Башкортстанда сайлау нәтиҗәләре

Сайлауларда Салават (96,4 процент ), Благовар (93,6 ), Тәтешле (92,8) районнары, Салават (75,4), Сибай (73,5), Октябрьский (70,2) шәһәрләре актив тавыш биргән, участокларда 13 540 күзәтүче булган. Чагыштыру өчен: 2016 елда 10 087 күзәтүче эшләгән. Видеокүзәтү чаралары 1389 объектта урнаштырылган.

Республика буенча сайлауларга килүнең уртача күрсәткече 72,79 процент тәшкил иткән. Русия буенча әлеге күрсәткеч 51,68 процент тәшкил иткән, ә “Бердәм Русия” узышның фавориты булган. Шул ук вакытта, Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова сүзләренә караганда, конституцион күпчелек булуга карамастан, партия, 2016 елдагы сайлаулар белән чагыштырганда, үз нәтиҗәләре күрсәткечләрен киметкән.

Федераль парламентта үз вәкиллеген алу өчен сәяси партия биш процентлы киртәне узарга тиеш. Русия Дәүләт думасы берничә чакырылыш дәвамында дүрт партияле булды. Гадәти система фонында яңартылган парламентта бишенче – “Яңа кешеләр” партиясе оешуын сенсация дип атадылар. Партияне Карелия, Чувашстан, Камчатка, Красноярск крае һәм тагын 16 төбәктә закон чыгаручы власть органнарында күрергә теләгәннәр. Томск өлкәсендә әлеге партия вәкилләре рекордлы 10,2 процент тавыш җыйган.

“Яңа кешеләр” үз уңышы белән берьюлы ике фаразны раслады. Беренчесе: сәяси системаны яңартуга ихтыяҗ зур һәм властьта яңа кешеләр күптән кирәк. Һәм икенчесе: яңа көчләр, актуаль ставкага һәм яхшы абруйлы вәкилләренә басым ясап, властька легаль рәвештә керә ала.

Яңа гражданлык ихтыяҗы урындагы кампанияләрдә дә чагылыш тапты. Берничә төбәктә федераль сайлауларда биш проценттан кимрәк тавыш җыйган партияләр үзләрен күрсәтте. Мәсәлән, Еврей автономияле өлкәсенең Закон чыгару җыелышына “Туры демократия партиясе” узган. Шулай итеп, Русиядә закон чыгаручы власть органнарында партияләр саны артты (хәзер алар 15).

Узган сайлаулар күрсәткән тагын бер тенденция: халыкның сәясәтка карата кызыксынуы арту. Русиялеләр, таныш кешеләр һәм партияләр өчен генә тавыш биреп калмыйча, кандидатларны тавыш бирүгә кадәр үк җентекләп күзәтергә әзер иде. Сайлауларга аңлы караш урындагы кампанияләрнең нәтиҗәләрендә дә чагылыш тапты. 17-19 сентябрьдә тугыз төбәк халкы губернатор вазыйфасына кандидатлар өчен тавыш бирде.

Хабаровск краенда тавыш бирү нәтиҗәләре гражданнарның сәясәткә яңача карашының ачык күрсәткече булып тора. Анда күпчелек халык тавышы белән губернатор вазыйфасын Михаил Дегтярев алды. ЛДПРдан Дәүләт думасының 39 яшьлек депутаты элекке губернаторны кулга алганнан соң төбәк башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләнгән иде. Федераль үзәккә каршы булган төбәк баштагы мәлдә яңа башлыкны кабул итмәде. Әмма соңрак Хабаровск халкы Дегтяревка мөнәсәбәтен үзгәртте, яшь сәясәтче — “Мәскәү кешесе” түгел һәм аларның мәнфәгатьләрен уңышлы яклый алачак, дип билгеләде. Моны без сентябрь сайлауларында күрдек.

Быел участокларда сайлауларны 500 мең кеше күзәтте, бу, 2016 елгы парламент сайлауларындагы белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк. Биш ел эчендә системаны танымаслык итеп үзгәртүгә, сайлаучыларның ихтыяҗлары белән тиңләштерүгә ирешелде. Өч көнлек тавыш бирү сайлауларны уңайлы итте. Читтән торып тавыш бирү мөмкинлеге дә сайлаучыларны җәлеп итүдә мөһим роль уйнады.

Тавыш бирүне күзәтү процессы да үзгәрде. Һәр төбәктә махсус иҗтимагый штаблар ачылды. Сурәтне бирегә 100 меңнән артык видеокүзәтү камерасы тапшырды. Штабка теләгән һәркем керә алды. Социаль челтәрләр дә үз ролен уйнады. Кулланучылар үз битләрендә һәм тематик аккаунтларда актив рәвештә хәбәрләр урнаштырды, участоклардан трансляцияләр алып барды, фотолар һәм видеолар урнаштырды. Болар барысы да тавыш бирү процессын ачык кына түгел, ә чын-чынлап киңкүләм итте.

Нәтиҗәдә без нәрсә ирештек? Сайлау процессы үзгәрешләре гражданнарның яңа ихтыяҗлары чагылышына әверелде. Беренче чиратта, тавыш бирү процедурасын гадиләштерүгә, тизләтүгә ихтыяҗ. Сайлауларда халыкның актив катнашуы гражданнарның эчке сәясәт белән кызыксынуын күрсәтте. Ә сайлаулар нәтиҗәләре сайлаучыларның сәяси системаны яңартуга ихтыяҗын чагылдырды.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: