+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 сентябрь 2021, 14:38

Башкаланың киләчәген кемнәр хәл итәр?

V чакырылыш Уфа шәһәре округы Советы депутатларын сайлауга йомгак ясалды.

Башкаланың киләчәген кемнәр хәл итәр?
Башкаланың киләчәген кемнәр хәл итәр?

Уфа шәһәре округы Советы депутатларын сайлаулар Бердәм тавыш бирү көннәрендә - 17-19 сентябрьдә булды.
Сайлаулар бермандатлы 18 сайлау округы һәм бердәм шәһәр сайлау округы буенча үткәрелде. Округ сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, шәһәрдә сайлаучыларның катнашуы 70,18 процент тәшкил иткән.

Шәһәр округы Советына сайлаулар йомгаклары
Партия исемлекләре буенча:
- «Бердәм Русия» - 66,19 процент;
- "ЛДПР" - 14,21 процент;
- «КПРФ" - 13,44 процент;
- "Гадел Русия - Патриотлар - Гаделлек өчен" - 3,19 процент;
- "Русия пенсионерлар партиясе социаль гаделлек өчен" - 2,05 процент.

Сайлаулар нәтиҗәләре буенча "Бердәм Русия" партиясе шәһәр Советында 26 мандат алды, ЛДПР һәм КПРФ - 3әр мандат, "Яшелләр" партиясе - 1 мандат.

Моннан тыш, Уфа шәһәр округының V чакырылыш Советы составына үз-үзен тәкъдим иткән 3 кеше керде.

Фото: ufacity.info

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: