+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 сентябрь 2021, 21:20

Дәүләт думасына Башкортстаннан кемнәр сайланды?

Бүген депутатларның исемлеге билгеле булды.

Дәүләт думасына Башкортстаннан кемнәр сайланды?
Дәүләт думасына Башкортстаннан кемнәр сайланды?

Русия Үзәк сайлау комиссиясе сигезенче чакырылыш Русия Дәүләт думасына сайланган депутатлар исемлеген рәсми рәвештә раслады.

"Бердәм Русия"нең партия исемлеге буенча Дәүләт думасына Римма Үтәшева, Наталья Орлова, Владимир Сенин, Ирина Панькина, Ризван Корбанов һәм Рима Баталова уздылар.

Искәртәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин үзләренең депутат мандатларыннан баш тарттылар, аларның урыны бердәмрусиялеләрнең сайлау алды исемлегендә алтынчы һәм җиденче урынны алып торган Ризван Корбанов һәм Рима Баталовага бирелде.

"Бердәм Русия"нең тагын биш вәкиле бермандатлы округларда җиңде. Болар - Эльвира Аеткулова, Динар Гыйльметдинов, Павел Качкаев, Зариф Байгускаров һәм Рафаэль Мәрданшин.

Яңа чакырылышта үз депутат мандатларын Александр Ющенко (КПРФ - партия исемлекләре), Иван Сухарев (ЛДПР - партия исемлекләре) һәм Рифат Шәйхетдинов (Гражданлык көче - Нефтекама бермандатлы сайлау округы) саклап калганнар.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: