+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 сентябрь 2021, 21:16

Президент сәяси партияләр вәкилләре белән очрашачак

Сайлауларда иң күп тавыш җыючылар Владимир Путин белән аралашачак.

Президент сәяси партияләр вәкилләре белән очрашачак
Президент сәяси партияләр вәкилләре белән очрашачак

Русия Президенты Владимир Путин шимбә көнне сәяси партияләр җитәкчеләре һәм Русия субъектларының сайланган башлыклары белән очрашачак, дип хәбәр итте аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

"Иртәгә, шимбәгә карамастан, Президентның эш көне бай булачак. Көннең икенче яртысында ул сәяси партияләр җитәкчеләре белән очрашачак, шулай ук Русия Федерациясе субъектларының яңа сайланган башлыклары белән аралашачак.

Кайбер эчке киңәшмәләрне дәүләт башлыгы видеоконференция ярдәмендә үткәрергә планлаштыра", - дип хәбәр итте Песков журналистларга.

Фото: lenta.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: