+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 сентябрь 2021, 12:45

Путин Жириновскийның юморын ничек бәяләгән?

Русия Президенты Владимир Путин Жириновский белән Мироновның пикировкасын “күңелсезрәк шаяртасыз” (“мрачновато шутите”) дип туктаткан.

Русия Президенты Владимир Путин сайлаулар нәтиҗәләре буенча Дәүләт думасына узган партияләрнең лидерлары белән очрашу башында ЛДПР һәм «Гадел Русия» лидерлары Владимир Жириновский һәм Сергей Миронов арасындагы пикировкага мөнәсәбәтен белдерде. Үзенең Telegram-каналында диалог кадрларын журналист Дмитрий Смирнов күрсәткән.

Парламентарийлар дәүләт башлыгы кушылганчы бераз сүз көрәштереп алган. Жириновский оппонентларына «Әйтер сүзегез юк», дип белдергән. Җавап итеп, Миронов: «Соңгы көлүче яхшырак көлә», - дигән. «Арест алдыннан соңгысы, камерага соңгысы бара!» («Последний перед арестом, в камеру идет последний!»), — дип тәмамлап куя Жириновский.

"Владимир Вольфович, Сез ничектер күңелсезрәк шаяртасыз, бүгенге көн бик яхшы булса да», — дип елмаеп әйткән әлеге сөйләшүгә кушылган Путин.

Бу хакта тулырак: https://lenta.ru/news/2021/09/27/shuteika/

Фото: Дәүләт думасының матбугат хезмәте / Globallookpress

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: