+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 сентябрь 2021, 18:43

Президент Путин Төркия лидеры Эрдоган белән күрешәчәк

Русия Президенты Владимир Путин һәм Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган Сүрия, Ливия, Әфганстан илләре һәм Кавказ арты төбәге турында сөйләшәчәкләр, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Президент Путин Төркия лидеры Эрдоган белән күрешәчәк
Президент Путин Төркия лидеры Эрдоган белән күрешәчәк

"Сәяси һәм сәүдә-икътисади өлкәләрдә Русия-Төркия партнерлыгының төрле аспектлары буенча фикер алышу планлаштырыла. Шулай ук актуаль халыкара мәсьәләләр буенча да сөйләшүләр алып барылачак", - диелә хәбәрдә.

Шулай ук сәүдә-икътисади элемтәләрне активлаштыруның мөһимлегенә басым ясап, ике яклы мөнәсәбәтләрнең актуаль мәсьәләләре дә каралачак.

Сөйләшүләр иртәгә, 29 сентябрьдә, Сочида узачак.

Фото: Риа Новости

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: