Бишенче чакырылыш Уфа шәһәр Советы депутатлары Советның яңа рәисен сайлады. Комиссия бу вазыйфага "Бердәм Русия" сәяси партиясе вәкиле Марат Вәсимовны тәкъдим итте.
Мәсьәлә тавыш бирүгә чыгарылды һәм халык депутатларының күпчелеге тарафыннан хупланды. Килгән 34 депутатның 31е Вәсимов өчен тавыш бирде. "Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт. Безнең алда мөһим бурыч тора - Уфаны матуррак итү, шәһәр халкына уңайлы шартлар тудыру», - диде Марат Вәсимов.
Уфа шәһәр Советы рәисенең беренче урынбасары итеп Александр Мельников сайланды. Артур Шәйнуров кандидатурасын депутатлар Совет рәисенең тагын бер урынбасары итеп сайлады.