-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 сентябрь 2021, 16:51

"Бердәм Руссия" партиясе һәрвакыт ярдәм итәргә әзер!

Бүген волонтерлар сафында республиканың 8000нән артык кешесе бар.

"Бердәм Руссия" партиясе һәрвакыт ярдәм итәргә әзер!
"Бердәм Руссия" партиясе һәрвакыт ярдәм итәргә әзер!

Уфада “Бердәм Русия” партиясенең “Безнең хәстәрлек” волонтерлык колл-үзәге эшен дәвам итә. Ярдәм сорап шалтыратулар, нигездә, өлкән яшьтәге гражданнардан килә, еш кына күпбалалы гаиләләр дә мөрәҗәгать итә. Аларны азык-төлек җыелмаларын китерү, ЕДК кызыксындыра, медицина, хокукый характердагы темалар аеруча актуаль.

Шулай итеп, канцелярия товарларын сатып алуда ярдәм итү мәсьәләсе белән Уфа шәһәрендә яшәүче аз керемле хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул дүрт бала тәрбияли. Иң өлкән Владиславка 9 яшь, ул өченче сыйныфта укый, быел Милада кызы беренче тапкыр мәктәпкә киткән, өченче бала Виданага нибары ике яшь, ә кече Симаргалга бер яшь кенә әле. "Интернет киңлекләрендә "Баланы мәктәпкә җый" акциясе уза дигән белдерү күрдем. Әмма, кызганычка каршы, соң гына мөрәҗәгать иттем, шуңа бәйле рәвештә уку елы башына канцтоварларны ала алмадык, - ди Әлфия Гороховская. - Волонтерларга зур рәхмәт, алар безгә мәктәп кирәк-яраклары җыелмасын тапшырды. Күпбалалы гаиләбез өчен бу - бик зур ярдәм. Мин бик шат".

“Безнең хәстәрлек” волонтерлык үзәге модераторы Гөлшат Мөхәммәтшина, кайнар линиягә керә торган барлык мәсьәләләр оператив һәм адреслы эшкәртелә, дип билгеләп үтте. "Махсус игътибар таләп итә торган мөрәҗәгатьләр була. Без һәрвакыт кешеләр хәленә керәбез һәм ярдәм итәргә тырышабыз», - дип ассызыклады ул.

Исегезгә төшерәбез, “Бердәм Русия” партиясенең “Безнең хәстәрлек” волонтерлар үзәге 2020 елның мартында оештырылды. Ул Башкортстанның 25 эре волонтерлык оешмасын берләштерде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: