-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 октябрь 2021, 12:30

Владимир Путин: “Русия-Кытай хезмәттәшлеген үстерәчәкбез”

Владимир Путин Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпинга котлау телеграммасы юллады.

Владимир Путин: “Русия-Кытай хезмәттәшлеген үстерәчәкбез”
Владимир Путин: “Русия-Кытай хезмәттәшлеген үстерәчәкбез”
Русия Президенты Владимир Путин Си Цзиньпинга Кытай Халык Республикасы оешуның 72 еллыгы уңаеннан котлау юллады.


Русия дәүләте башлыгы котлавында билгеләп үткәнчә, Кытай икътисади, социаль, фәнни-техник һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән, халыкара көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша.


Владимир Путин ассызыклавынча, ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр уртак партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек рухында үсә, һәм быел 20 еллыгы билгеләп үтелүче "Дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамә"гә таянып, ике яклы мөнәсәбәтләрнең шактый нәтиҗәле моделе формалаштырылды.


"Уртак көч белән без алга таба да төрле юнәлешләрдә Русия-Кытай хезмәттәшлеген үстерәчәкбез, дип ышанам. Бу безнең халыклар мәнфәгатьләренә тулысынча җавап бирә, төбәк һәм глобаль дәрәҗәдә иминлекне һәм тотрыклылыкны ныгыту юнәлешендә бара”, – дип билгеләп үтә Русия Президенты.

 
Фото: ria.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: