-16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 октябрь 2021, 10:40

Кытайлылар Путинны “миллион хатын-кызның хыялы” дип атаган

Кытай халкы Русия Президенты Владимир Путинның ныклы сәламәтлегенә игътибар иткән һәм аны “дөнья секс-символы” дип атаган, бу хакта Кытайның "WeChat" социаль челтәрендә язалар.

Кытайлылар Путинны “миллион хатын-кызның хыялы” дип атаган

Кытайлылар билгеләп үткәнчә, Путин бөтен дөнья буенча миллионлаган хатын-кызның хыялы булып тора, чөнки сөйкемлелеге бар һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Аны русиялеләр генә түгел, чит ил кешеләре дә ярата.

"Русия Президентының 69 яшендә ныклы сәламәтлек белән мактана алуының сәбәбе аның спортка булган мәхәббәте белән тыгыз бәйләнгән. Нәтиҗә үзе килә: сәламәт тәнгә ия булырга теләсәгез — физик күнегүләргә игътибар итегез", - дип ачыклаганнар Русия лидерының уңыш серен.

Моннан тыш, кытайлылар русиялеләрнең мунча яратуына да бәя биргән. Аларның сүзләренә караганда, “мунча — русиялеләрнең бер-берсенә себерке белән суга һәм шуннан ләззәт ала торган урыны”.

Путин русиялеләрне еш кына яхшы сәламәтлеге белән шаккатыра. Былтыр да, быел да ул Себер тайгасында ял итте, анда урманда йөрде, балык тотты һәм палаткада яшәде. Гыйнварда Русия Президенты, Крещение коенуларында катнашып, бәкегә чумды.

Фото: Алексей Дружинин / РИА Новости

 

Автор:Ләйсән Якупова