-15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 октябрь 2021, 08:55

Президент туган көнен ничек бәйрәм итәчәк?

Ышанасызмы, Путинга 69 яшь тула.

Президент туган көнен ничек бәйрәм итәчәк?
Русия Президенты Владимир Путин үзенең туган көнендә эшләячәк, ләкин кич белән туганнары һәм якыннары белән бәйрәмне билгеләп үтәчәк. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков сөйләде, дип хәбәр итә «Новости» мәгълүмат агентлыгы.

«Белүемчә, туган көненә карамастан, аның бу көнгә эш планнары бар, ул еш кына эш чараларын үткәрә. Һәрхәлдә, кич белән аның туганнары һәм якыннары белән бергә билгеләп үтәчәгенә беркем дә шикләнми. Гадәттә шулай була», - диде Кремль вәкиле.

Президентның туган көнен бәйрәм итүгә үзизоляция йогынты ясыймы, дигән сорауга Песков тискәре җавап биргән: "Хәзер ул кадәр үзизоляция юк инде", - дигән ул.

Пәнҗешәмбе, 7 октябрьдә, Путинга 69 яшь тула.

Фото: ria.new.ru

 

Автор:Резеда Галикәева