+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 октябрь 2021, 15:10

Биш төбәк тә үсештә

Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров видео-конференц-элемтә режимында Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары белән төбәкләрне социаль-икътисади үстерү буенча чираттагы киңәшмә үткәрделәр.

Биш төбәк тә үсештә
Биш төбәк тә үсештә
Чарада Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко да катнашты.
Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин раслаган кураторлык институты кысаларында тормышка ашырылачак проектларның икенче яклавы узды. Докладлар белән Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Ырынбур, Пенза һәм Саратов өлкәләре башлыклары чыгыш ясады.

Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, төбәкләрнең беренче төркеме – Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре – беренче яклау нәтиҗәләре буенча проектлар паспортларын тулысынча тутырдылар һәм аларны эксперт бәясе нигезендә эшләп бетерүгә керештеләр. Вице-премьер халыкның тәкъдим ителгән проектларга мөнәсәбәте һичшиксез исәпкә алыначак, дип өстәде.

Киңәшмә башында Игорь Комаров Идел буе федераль округының тәкъдим ителгән биш төбәгенең һәрберсенең үзенчәлеген билгеләп үтте.
 
Тулы вәкаләтле вәкил сүзләренә караганда, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча барлык биш төбәктә дә сәнәгать җитештерүе үсеше күзәтелә, шул ук вакытта төп капиталга инвестицияләр күләме кимегән, округ һәм Русия буенча инвестицияләр буенча динамика уңай.

Игорь Комаров ассызыклаганча, "барлык проектлар, карарлар һәм программалар үзәгендә кеше булырга тиеш, бу хакта Президент Владимир Путин берничә тапкыр белдерде. Безнең бурыч - гражданнарның тормыш сыйфатын сизелерлек арттыру".
 
Дмитрий Чернышенко төбәк башлыкларына проектларның бәясенә мөмкин кадәр игътибарлырак булырга кирәклеген аерым билгеләп үтте.
«Соралган өстәмә финанслау күләме нигезле булырга тиеш. Әлбәттә, киләчәктә алар җентекләп, шул исәптән Финанс министрлыгы белән эшлекле дискуссияләрдә төгәлләштереләчәк, әмма уңышлы сайлап алу өчен бюджетны исәпләгәндә төгәллек зур әһәмияткә ия булачак», – диде Дмитрий Чернышенко.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Дмитрий Чернышенко төбәкләргә 14 октябрьгә кадәр кисәтүләр нәтиҗәләре буенча проектларны эшләп бетерергә һәм аларның паспортларын тапшырырга кушты.
 
Фото: ria.new.ru
 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: