+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 октябрь 2021, 21:00

Сайлауларны уңышлы уздырдык

Радий Хәбиров республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары белән очрашты.

Сайлауларны уңышлы уздырдык
Сайлауларны уңышлы уздырдык

Бүген, 8 октябрьдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Үзәк сайлау комиссиясендә булды һәм аның хезмәткәрләренә Русия Дәүләт думасына, төбәк парламентына һәм урындагы үзидарә органнарына сайлаулар буенча кампания үткәргән өчен рәхмәт белдерде.


– Техник һәм сәяси катлаулы сайлау кампанияләрен әзерләү чорында сайлау комиссияләренә бик зур эш йөкләнә, — диде Радий Хәбиров. — Быел хәл коронавирус пандемиясе белән катлауланды, шуңа күрә тавыш бирү өч көн барды. Минемчә, бу ситуациядә без сайлауларны уңышлы уздырдык, халык тыныч кына килә һәм тавыш бирә алсын өчен уңайлы һәм хәвефсез шартлар тудырдык. Сайлаучыларга мәгълүмат бирү буенча эшне бик дөрес итеп төзедек. Һәм иң мөһиме, төрле сәяси партияләр вәкилләре Үзәк сайлау комиссиясендә катгый закон кысаларында эшләде. Бу минем генә фикерем түгел, экспертлар һәм Русия Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге дә шулай саный.


Башкортстан Башлыгы сайлауларның һәрвакыт көрәш булуын искәртте.


— Шикаятьләр сайлаучыларның һәм кандидатларның ил белән нәрсә булачагына битараф түгеллеге турында сөйли. Бу бик мөһим, — диде Радий Хәбиров. – Барлык мөрәҗәгатьләрне тикшерергә һәм карарлар кабул итәргә кирәк.


– Без барлык сигналларны һәм мөрәҗәгатьләрне җентекләп тикшерәбез, — диде Илона Макаренко. — Сайлаулар барышындагы җитешсезлекләрне без алга таба эштә исәпкә алу өчен анализлыйбыз.

 

Фото: glavarb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: