-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 октябрь 2021, 19:35

Андрей Назаров Сибайда булды

9 октябрьдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров эш сәфәре белән Сибай шәһәрендә булды, анда ул социаль объектлар төзелеше буенча киңәшмә үткәрде һәм шәһәр филармониясен ачуда катнашты.

Андрей Назаров Сибайда булды
Андрей Назаров Сибайда булды

Андрей Назаров реконструкциядән соң Сибай филармониясе ачылуның мөһим һәм көтеп алынган вакыйга булуын ассызыклады.

- Сибай хаклы рәвештә Башкортстанның мәдәни үзәге булып тора. Шунысы игътибарга лаек, яңартылган филармония бинасы Республика көне алдыннан ачылды. Бу баштан ук катлаулы объект булды, барлык таләпләргә туры килә торган проектны эшләргә кирәк иде. Заманча зал киңәйтүне таләп итте, шуңа күрә тагын бер корпус төзелде, зал 500 урынга кадәр киңәйтелде. Тагын бер зал өстәлә, балалар анда бер үк вакытта үз спектакльләрен дә үткәрә алсын өчен, - диде Премьер-министр.

Шулай ук Андрей Назаров сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Урал аръягы балалары» күпфункцияле белем бирү үзәге, 6нчы урта мәктәпнең яңа бинасы һәм балаларның төбәкара ял итү һәм сәламәтләндерү үзәге төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Премьер-министр балаларны сәламәтләндерүгә кагылышлы социаль әһәмияттәге объектларның республика Хөкүмәтенең аерым контролендә торуын билгеләп үтте.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: