-24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 октябрь 2021, 16:06

Ике тугандаш республика Башлыклары очрашты

Радий Хәбиров әлеге башлангычның ике як өчен дә отышлы булуын билгели.

Ике тугандаш республика Башлыклары очрашты
Ике тугандаш республика Башлыклары очрашты

"Бүген «Ростех» дәүләт корпорациясе авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Ростех» яңа җитештерү-уку үзәгендә булдык. Бу үзәкне күптән түгел, берничә ай элек, УМПО базасында ачтык", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Үзәкнең төп максаты - Башкортстандагы "ОДК-УМПО" җәмгыяте һәм "Ростех" дәүләт корпорациясенең башка предприятиеләре өчен иң кирәкле эшче һөнәрләрнең мультискиллс-белгечләрен әзерләү. Уку дуаль система буенча төзелә: уку вакытының 30 процентын теория, 70 процентын практика алып тора.

"Безнең үзәк заманча җиһазлар, авиация двигательләрен җитештерүдә куллану аналоглары белән җиһазландырылган. Бездә лабораторияләр, җитештерү участоклары, уку аудиторияләре дә бар. 2021 елның 1 сентябрендә берьюлы берничә юнәлеш буенча дәресләргә укучыларның беренче тупланмасы - 331 кеше кереште. Барыннан да бигрәк, бу Уфа машина төзелеше колледжы һәм Уфа авиация техникумы студентлары (максатлы укыту шартнамәләре буенча "ОДК-УМПО" да эшкә урнашу белән). Чыгарылыштан соң һәр студент бер белгечлек кысаларында 4-6 чиктәш һөнәр буенча заманча җиһазларда тулы көченә эшли алачак. Шулай ук җитештерү-укыту үзәгендә Уфа дәүләт авиация техник университетының 20 студенты яңа буын "Крылья Ростех" инженерларын максатлы укыту махсус проектында катнашучылар практикасы узачак.

Ә бүген Рөстәм Нургали улы белән без Татарстан һәм Башкортстанның сәнәгать предприятиеләрен интеграцияләү мөмкинлеге турында фикер алышабыз. Татарстан - Башкортстанда җитештерелгән, без дә күршеләребез продукциясе белән кызыксынабыз. Территориаль, структур һәм тарихи яктан безнең төбәкләр янәшә. Республикабызның үзара файдалы партнерлыгына алга таба да ярдәм итәргә кирәк", - дип яза республика Башлыгы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в