+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 октябрь 2021, 15:45

Путин ревакциналанырмы?

Кремльдә бу хакта мәгълүмат бирделәр.  

Путин ревакциналанырмы?
Путин ревакциналанырмы?

Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Владимир Путинның әлегә COVID-19дан ревакциналану процедурасын узмавын әйтте, дип хәбәр итә РИА Новости.
Кремльнең рәсми вәкиле Путинда антитәнчекләрнең югары титрлары саклануын, ә алга таба ул табиблар киңәшләренә карап эш итәчәген аңлатып үтте.
Журналистлар Песковтан Президентның ревакциациналануы турында сорады, чөнки 14 октябрьдә ул прививка ясатканнан соң ярты ел булачак.
Владимир Путин агымдагы елның 30 июнендә, туры линия барышында, «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясатуын әйтте. Вакциналанудан соң антитәнчекләренең югары дәрәҗәсе турында 30 августта сөйләде.

Фото: Алексей Дружинин / РИА Новости

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: