-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 октябрь 2021, 13:58

"Яңа башлангычлар старт алачак"

Республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә чыгыш ясады.

"Яңа башлангычлар старт алачак"
"Яңа башлангычлар старт алачак"

5-8 октябрь көннәрендә Санкт-Петербургта X Халыкара газ форум узды. Пандемия факторларны исәпкә алып, ул 15 мең катнашучыны һәм 370 әйдәп баручы предприятие менеджментын җыйды.

Эшлекле программа бик күп чараларны үз эченә алды.
6 октябрьдә Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров «Газпром» җәмгыяте генеральный директоры рәисе урынбасары Виталий Анатольевич Маркелов җитәкчелегендә технологик үсеш мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты һәм республика Хөкүмәтенең «Газпром» җәмгыяте предприятиеләре белән үзара эшчәнлеге тәҗрибәсе турындагы доклад белән чыгыш ясады. Республика ягыннан «Газпром»ның төбәк структураларына продукция китерүче республика җитештерүчеләренә өстенлекле ярдәм күрсәтү турында тәкъдимнәр кертелде, алар уңай җавап тапты. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Виталий Анатольевич республиканы газ тармагын үстерү мәсьәләләрендә лидер, яңа тәкъдимнәр генераторы буларак билгеләп үтте.
«Газпром» җәмгыяте белән хезмәттәшлекне камилләштерү буенча эш җәелдереләчәген әйтте.
Виталий Анатольевич җитәкчелегендәге төбәк комиссиядәге барлык тәкъдимнәргә ноябрьдә әйләнеп кайтачаклар.

Республика Хөкүмәте Форум барышында «Салават катализатор заводы» җәмгыятенннән җибәрелгән силикагель производствосын модернизацияләүне тәэмин итүгә кул куйган. Бу җәһәттән беренче этап төгәлләнде, компания инвестицияләүнең икенче этабына күчә. Шулай ук «РариТЭК Холдинг» җәмгыяте белән газ-мотор техникасы базарын үстерү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек планлаштырылган. Компания катнашлыгында газда транспортны яңадан җиһазлау һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча эре сервис үзәге, сынау лабораториясе, уку үзәге, дегазация станциясе төзү планлаштырыла.
Һәм өченче килешү буенча "Нефть-газ җиһазлары җитештерүчеләр берлеге" коммерция карамагында булмаган оешмасы белән килештеләр. Сүз безнең нефть-газ сервисы җитештерүчеләрен алга җибәрүгә ярдәм итү турында бара.

Фото: live.runeft.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: