-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 октябрь 2021, 09:58

2,5 меңнән артык эш урыны булдырылган

Ул Башкортстан бизнес-инкубаторлары резидентлары тарафыннан булдырылган.

2,5 меңнән артык эш урыны булдырылган
2,5 меңнән артык эш урыны булдырылган

Республикада эшләүче бизнес-инкубаторларның эшчәнлеге һәм аларга ярдәм итү чаралары республика Хөкүмәте утырышында каралды, аны Премьер-министр Андрей Назаров үткәрде.

Ул хәбәр иткәнчә, тулаем ил буенча, акселераторлар һәм бизнес-инкубаторлар ассоциациясе мәгълүматлары буенча, 260 бизнес-инкубатор теркәлгән. Шуларның яртысыннан артыгы - Русия Икътисади үсеш министрлыгының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм программасы буенча төзелгән төбәк.

- Безнең республикада шундый ике бизнес-инкубатор бар - Сибай һәм Салават шәһәрләрендә. Агымдагы елда дәүләт программасы чаралары кысаларында бизнес-инкубаторлар эшчәнлегенә ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 8,6 миллион сум һәм урындагы бюджетлардан 1,2 миллион сум күләмендә финанслау каралган, - дип билгеләде Премьер-министр.
Башкортстанның эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов хәбәр иткәнчә, инкубатор резидентларының гомум саны 276 субъектны тәшкил иткән, аларда 2,5 меңнән артык эш урыны оештырылган. Резидентларның җыелма әйләнеше эш чорында 4,5 миллиард сумнан артык тәшкил итте, салым түләүләре 150 миилион сумга якын җыелган.

Хөкүмәт утырышында Башкортстан Республикасы бюджетыннан финанслана торган бизнес-инкубаторларның агымдагы эшчәнлегенә чыгымнар төрләрен ачыклау өчен норматив документларга кертелә торган үзгәрешләр каралды. Моннан тыш, субсидияләрдән файдалану нәтиҗәләренә ирешү буенча йөкләмәләрне бизнес-инкубаторлары бозганда субсидияләрне кире кайтару тәртибен билгели торган нормаларга туры китерелә.

Нияз Фазылов аңлатканча, үзгәрешләр кертү максаты - бизнес-инкубаторлар эшчәнлеген финанслауны тәэмин итү һәм аларда кредит бурычларын булдырмау.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: