+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 октябрь 2021, 10:35

Путинны кем алыштырыр?

Президент бу сорауга җавап бирде.  

Путинны кем алыштырыр?
Путинны кем алыштырыр?

Русия Президенты Владимир Путин «Русия энергетика атнасы» форумының пленар утырышы тәмамлангач, CNBC Америка телеканалы журналистына интервью бирде. Ул варисы турында сорауга җавап биреп, әлегә бу тема буенча фикер алышу булмавын билгеләде, әмма Русия Федерациясе Конституциясе дәүләт башлыгына яңа вакытка күчәргә мөмкинлек бирә, дип аңлатты. Интервьюның тексты Кремльнең рәсми сайтында китерелә.
— Киләсе сайлауларга кадәр әле вакыт җитәрлек. Бу темага сөйләшү хәлне тотрыксызландырачак. Хәл тыныч, тотрыклы булырга тиеш, барлык хакимият органнары, барлык дәүләт структуралары ышанычлы эшләсен, киләчәккә тыныч карасын өчен, — дип билгеләде Президент.
Июль аенда Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин Русия Президенты Владимир Путинны дәүләт башлыгы итеп «мөмкин кадәр озаграк» калдырырга өндәде, чөнки бу очракта Русия тагын да көчлерәк булачак.

Фото: Kremlin Pool/ Globallookpress.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: