-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 октябрь 2021, 12:55

Тамара Тансыккуҗина – парламент Рәисе урынбасары

Дәүләт җыелышы-Корылтайда парламентның утыз җиденче утырышы үтте. Аны Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Тамара Тансыккуҗина – парламент Рәисе урынбасары
Тамара Тансыккуҗина – парламент Рәисе урынбасары

Көн тәртибенә 50гә якын мәсьәлә кертелгән иде, аларның төп өлеше закон проектларын карау белән бәйле.

Парламент Рәисе урынбасары вазыйфасына кандидатлар өчен тавыш бирү булды. Күпчелек тавыш белән Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты әгъзасы Тамара Тансыккуҗина сайланды.

Моңа кадәр аның кандидатурасы "Бердәм Русия" партиясе фракциясе тарафыннан хупланды. Вице-спикер постына шулай ук КПРФ фракциясе тарафыннан тәкъдим ителгән Лия Хафизова һәм ЛДПРдан Дмитрий Иванов дәгъва кылганнар иде.

- Тамара Тансыккуҗина республика парламентына сентябрь сайлаулары нәтиҗәләре буенча сайланды һәм шунда ук актив рәвештә эшкә кереште, - дип шәрехләде Константин Толкачев. - Республика халкы Тамара Михайловнаны күренекле спорт казанышлары буенча да, шулай ук Башкортстан Иҗтимагый палатасының өч составындагы актив эше буенча да, кызыклы социаль проектлары буенча да белә. Тамара Тансыккуҗина үзенең шәхси сыйфатлары: үҗәтлеге, стресска чыдамлыгы һәм ярдәмчеллеге аркасында күп нәрсәгә иреште. Әлеге сыйфатларның барысы да профессионализм белән бергә яңа мәйданда - депутат эшчәнлеген һәм парламент Рәисе урынбасары вазыйфасын гамәлгә ашырганда ярдәм итәчәк.

Тамара Тансыккуҗина депутатларга үзенә ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Башкортстан парламентының элекке вице-спикеры Эльвира Аеткулова Русия Дәүләт думасы депутаты итеп сайланды һәм хәзерге вакытта республика мәнфәгатьләрен федераль парламентның түбән палатасында яклый.

Фото: gsrb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: