-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 октябрь 2021, 12:25

Путинның 4 ноябрьгә планнары нинди?

Русия Президенты Владимир Путинның 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халык бердәмлеге көненә эш планнары бар, әмма алар төзәтелергә мөмкин. Бу хакта ТАССка дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков сөйләде.  

Путинның 4 ноябрьгә планнары нинди?
Путинның 4 ноябрьгә планнары нинди?

“Билгеле бер планнар бар, булды, әмма, бәлки, аларга төзәтмәләр кертелер", — диде Кремль вәкиле.

Аның сүзләренә караганда, Президент планнары, коронавирус таралу сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Русиядә эшләми торган көннәр турында карар кабул ителгәннән соң үзгәрергә мөмкин.

Шул ук вакытта Песков 4 ноябрьдә Владимир Путинның Мәскәүдә яисә Русиянең башка төбәгендә булачагы турында сорауга анык җавап бирмәгән. Әмма, аның сүзләренә караганда, «аңлау бар».

Моннан алда Дмитрий Песков, илдәге эпидемиологик хәл аркасында Владимир Путин чараларда турыдан-туры форматта катнашмаячак, дип хәбәр иткән иде. Ул ассызыклаганча, дәүләт башлыгы видеоэлемтә буенча эшләвен дәвам итәчәк. Аның сүзләренә караганда, аның катнашлыгындагы чаралар әлегә планлаштырылмаган.

Фото: Русия Президентының матбугат хезмәте

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: