+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 октябрь 2021, 12:15

Владимир Путин Израиль премьер-министры белән очрашты

Сочида Русия Президентының Израиль премьер-министры белән сөйләшүләре булды. Бу Владимир Путинның һәм Нафтали Беннетның беренче очрашуы. Көн тәртибендә ике яклы багланышлар, төбәктәге хәл турында сөйләшүләр.

Владимир Путин Израиль премьер-министры белән очрашты
Владимир Путин Израиль премьер-министры белән очрашты

"Русия белән Израиль арасында уникаль мөнәсәбәтләр урнашты", - дип бәяләде Владимир Путин. СССР һәм Русия, хокук варисы буларак, Израиль дәүләтен булдыруның башында торды, дип искәртте ул. "Израильдә, мөгаен, чит илләрдә иң зур урыс телендә сөйләшүче община, Бөек Ватан сугышы ветераннары яши", - дип билгеләде Президент.

"Сәүдә-икътисади элемтәләр күләме буенча әлегә тыйнак, әмма шулай да уңышлы үсә. Быелның беренче җиде аенда товар әйләнеше 50 проценка арткан, барлык пандемияле чикләүләргә карамастан", - дип бәяләде Владимир Путин. "Кызыклы юнәлешләр бар - ул югары технологияле тармаклар", - дип өстәде ул.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: