+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 октябрь 2021, 18:32

Владимир Путин Финляндия Президенты белән очрашачак

Русия Президенты Владимир Путин 29 октябрьдә Русиягә эш сәфәре белән киләчәк Финляндия Президенты Саули Ниинисте белән сөйләшүләр уздырачак, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Владимир Путин Финляндия Президенты белән очрашачак
Владимир Путин Финляндия Президенты белән очрашачак
"29 октябрьдә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Финляндия Республикасы Президенты Саули Ниинисте белән очрашачак, ул Русиягә эш визиты белән киләчәк", - диелә хәбәрдә.

Яклар сәяси, сәүдә-икътисади, гуманитар өлкәләрдә, халыкара көн тәртибе буенча фикер алышачак дип көтелә.

Соңгы тапкыр Путин һәм Ниинисте 2019 елның августында Финляндиядә очрашканнар иде. Дәүләт башлыклары күптән түгел телефон аша сөйләште, аның барышында ике илнең хезмәттәшлеге һәм башка халыкара мәсьәләләр турында фикер алышты.

Фото: РИА Новости

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: