+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 октябрь 2021, 12:47

Азкатлы төзелеш масштаблары бездә ничек?

Бу өлкә җитди игътибар таләп итә.

Азкатлы төзелеш масштаблары бездә ничек?
Азкатлы төзелеш масштаблары бездә ничек?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Зубово Лайф» торак комплексы мәйданчыгында төзүчеләр ассоциациясенең күчмә утырышында катнашты. Чара барышында территорияләрне комплекслы үстерү механизмнары, азкатлы торак төзелеше өчен кредит ресурсларыннан файдалану, төзүченең инженерлык челтәрләренә тоташуга чыгымнарын оптимальләштерү турында фикер алыштылар.

Азкатлы төзелешне үстерү мәсьәләләре буенча төзүчеләр ассоциациясе утырышында чыгыш ясаганда, бу юнәлеш перспективалы, һәм хакимият бу юнәлештә үз эшчәнлеген алып баручы төзүчеләргә ярдәм итәргә әзер, диде Андрей Назаров. Ул игътибар иткән иң кискен мәсьәләләр - социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасын булдыру.

- Азкатлы төзелеш бик перспективалы. Без үз ягыбыздан бу төзүчеләргә ярдәм итәргә әзер, чөнки азкатлы шәһәр яны төзелешенең рентабельлелеге Уфа үзәгендә булганга караганда шактый түбәнрәк. Без аларны өстәмә ярдәм чаралары белән стимуллаштырырга әзер, - диде Хөкүмәт премьер-министры.

РФ.ДОМ мәгълүматлары буенча, тулаем ил буенча күпфатирлы төзелешнең гомум күләмендә азкатлы төзелеш өлеше күрсәткече 16 процент чамасы тәшкил итә. Мисал өчен, Иркутск, Чиләбе, Мәскәү өлкәләрендә күрсәткеч 30дан 50 проценткака кадәр үзгәрә.

Республикада әлеге күрсәткеч 7 процент тәшкил итә (175 000 кв. м).

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: