+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 октябрь 2021, 14:37

Урындагы үзидарәгә дә ярдәм итү кирәк

Курслар аларга кулланучылар хокукларын яклауны оештыру программасын гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.

Урындагы үзидарәгә дә ярдәм итү кирәк
Урындагы үзидарәгә дә ярдәм итү кирәк
Туймазы, Гафури, Балтач районнары һәм авыл биләмәләре, Октябрьский һәм Күмертау шәһәре шәһәр хакимиятләре белгечләре «Кулланучылар хокукларын яклауны оештыру» программасы буенча әзерлек һәм квалификация күтәрү курсларын үзләштерде.

- Белем бирү курсларының максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшләүче белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм Башкортстан Республикасы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау механизмнарының нәтиҗәлелеген арттыру, - дип мөрәҗәгать итте Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр министры урынбасары Валерий Белов тыңлаучыларның беренче төркеменә сәламләү сүзе белән.

Башкортстанда урындагы үзидарә органнары белгечләре өчен квалификация әзерләү һәм күтәрү курслары дүртенче ел рәттән уздырыла. “Башкортстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау турында” дәүләт программасында каралган әлеге чара халыкның кулланучылар һәм хокукый белемен арттыруга юнәлтелгән.

- Без авыл хакимиятләренең шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актив катнашуларыннан канәгать. Сәүдә министрлыгы үз ягыннан һәрвакыт ярдәм итәргә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә теләсә нинди мәсьәләләрдә киңәшләр бирергә әзер, - дип йомгаклады сүзен Валерий Белов.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: