+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 октябрь 2021, 18:38

"Русия үз өстенә алган йөкләмәләрне үти..."

"Русия климат үзгәрүгә каршы көрәш буенча үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне үти, шулай ук табигатькә тәэсирләрне киметү сәясәтен гамәлгә ашыра", - дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин шимбә көнне "Группа двадцати" саммиты утырышында видеоконференция режимында чыгыш ясаганда.

"Русия үз өстенә алган йөкләмәләрне үти..."
"Русия үз өстенә алган йөкләмәләрне үти..."

"Безнең ил климатны саклау буенча халыкара мәйданда актив һәм инициативалы катнаша.

Без Берләшкән Милләтләр Оешмасының климатны үзгәртү һәм "Париж килешүенә" кагылышлы конвенциясе буенча үз өстебезгә алган барлык йөкләмәләрне үтибез. Парник газларының чиста эмиссиясен киметү сәясәтен эзлекле рәвештә гамәлгә ашырабыз.

Икътисадның энергия нәтиҗәлелеген арттыру, электр энергетикасын модернизацияләү, нефть чыгарганда иярчен газ чыгаруны киметү максатында адымнар ясыйбыз", - диде Владимир Путин.

Фото: РИА Новости

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: