+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 ноябрь 2021, 11:30

Путин бер җөмлә белән Европада газ бәяләрен "җимергән"

Русия Президенты Владимир Путин Европадагы газ бәяләрен бер җөмлә белән "җимерде". Бу хакта Германиянең "Welt" басмасы яза.

Путин бер җөмлә белән Европада газ бәяләрен "җимергән"
Путин бер җөмлә белән Европада газ бәяләрен "җимергән"

Путин «Газпром»га Европа җир асты газ саклагычларында ягулык күләмен арттыруга керешергә кушты һәм компания башлыгы Алексей Миллер концернның нәкъ шулай эшләячәгенә ышандырды. Шуннан соң Русия лидеры аңа әлеге процессның барышы турында хәбәр итеп торырга кушты. Мәкалә авторлары Путинның бу «очраклы кисәтүе» бөтен Европа базарына йогынты ясавын һәм Европа илләренә «җиңел суларга" мөмкинлек бирүен билгеләп үтә. Русия Президентының мондый сүзләреннән соң Нидерландта газга фьючерслар бәясе 15 процентка кимегән.

АКШта да Русиянең Европага газ җибәрүне арттыру карарын хупладылар. Бу хакта Дәүләт департаментында глобаль энергия хәвефсезлеге буенча өлкән киңәшче Амос Хохштейн белдерде. "8 ноябрьдә алар Европада саклагычларны тулыландыра алачак, дигән сүзләрне ишетүгә мин бик шатландым, моның 8 октябрьдә үк булуын теләр идем", - дип белдерде Хохштейн һәм, Евросоюзга Русия газын куллануны киметергә кирәк, дип өстәде. Русиянең эре тәэмин итүче булып калуына карамастан, аның сүзләренә караганда, бәйсез булу өчен башка чыганакларны да табарга кирәк.

27 октябрьдә Русия Президенты Владимир Путин «Газпром»га, Русия саклагычларын тутырганнан соң, Европа саклагычларын тутыра башларга кушты. Русия саклагычларына газ туплау эшләре 8 ноябрьгә тәмамланачак, дип хәбәр итте компания башлыгы Алексей Миллер. Бу белдерүләр фонында Европада газ бәяләре кими башлады — 29 октябрьдә алар ун проценттан артыкка төште.

Фото: Hannibal Hanschke / Reuters

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: