-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 ноябрь 2021, 11:50

Владимир Путин Союздаш дәүләт Советы утырышында катнашты

Русия Президенты Владимир Путин һәм Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко видеоконференция режимында Союздаш дәүләтнең Югары дәүләт советы утырышында катнаштылар.

Владимир Путин Союздаш дәүләт Советы утырышында катнашты
Владимир Путин Союздаш дәүләт Советы утырышында катнашты
Утырыш кысасында «Союздаш дәүләт төзү турында килешү нигезләмәләрен гамәлгә ашыруның 2021-23 елларга төп юнәлешләре турында» Декретка кул куелды, аңа 28 тармак программасы керә.

Союздаш дәүләтнең Хәрби доктринасы һәм миграция сәясәте концепциясе расланды, 2021 елда Союздаш дәүләт премиясен фән һәм техника өлкәсендә бирү турындагы карар хупланды. Моннан тыш, Русия һәм Белоруссиянең 2020-21 еллардагы сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенә йомгак ясалды, элегрәк кабул ителгән карарларның үтәлеше каралды.

Көн тәртибендәге мәгълүматны ике ил хөкүмәтләре Премьер-министрлары Михаил Мишустин һәм Роман Головченко, шулай ук Союздаш дәүләтнең Дәүләт секретаре Дмитрий Мезенцев тәкъдим иттеләр.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: