«Ъ» ике лидерның очрашу вакытын атады: 2021 ел азагына кадәр алар видеоконференцэлемтә форматында онлайн-әңгәмә уздырачак, ә 2022 елда шәхсән күрешәчәк. Сөйләшүләрнең көн тәртибе киң булыр дип көтелә. Президентлар Женевада июнь аенда узган саммитта ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру турында фикер алышырга планлаштыра.
Очрашу детальләре әле килешенмәгән, шуңа күрә Кремль һәм Ак йорт Путин белән Байденның мөмкин булган сөйләшүләре турында комментарий бирми. Әйтик, 9 ноябрьдә Русия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков, президентларның әңгәмәсен дәвам итәргә кирәк, дип белдерде. «Әмма әлегә төгәл вакыты билгеле түгел", - дип билгеләп үтте ул. Ак йорт вәкиле Карин Жан-Пьер, шулай ук, бу очрашу уңаеннан яңалыгы юклыгын белдерде.
Элегрәк Песков Русия һәм АКШның киберҗинаятькә каршы тору буенча үзара сораулары барлыгын хәбәр итте. Дәүләтләр арасында бу өлкәдә диалог актив үсешә. Песков Мәскәү һәм Вашингтон арасындагы хезмәттәшлекне нәтиҗәле дип атады.
Путин һәм Байденның узган сөйләшүләре 16 июньдә Женевада үтте. Сәясәтчеләр өч сәгать ярым дәвамында аралашты. АКШ Дәүләт секретаре Энтони Блинкен белдергәнчә, очрашу стратегик тотрыклылык һәм коралларны контрольдә тоту эшенә яхшы йогынты ясады.
Фото: Denis Balibouse / Reuters