-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 ноябрь 2021, 23:25

Ишембай районы хакимияте башлыгы яңа вазыйфага күчте

15 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембайга эш сәфәре кысаларында Ишембай районы Советы утырышында катнашты.

Ишембай районы хакимияте башлыгы яңа вазыйфага күчте
Ишембай районы хакимияте башлыгы яңа вазыйфага күчте

Район Советы депутатлары Азамат Абдрахмановның муниципалитет башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен тавыш бирде һәм бертавыштан вазыйфаларны үтәүне моңа кадәр Ишембай районы хакимияте башлыгының сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә буенча беренче урынбасары булып эшләгән Азат Ишемголовка йөкләтте.

Радий Хәбиров Азат Абдрахмановка район хакимияте башлыгы вазыйфасында башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, муниципалитетлар җитәкчеләренең идарә итү сыйфаты һәм аларның эш нәтиҗәләре республика өчен бик мөһим. Алар Башкортстан идарә итү командасының яңа әгъзаларын сайлауда зур роль уйный.

- Ишембайлыларның шәһәр һәм район тормышын планлы рәвештә яхшыртуы, иске проблемаларны хәл итүе мине бик сөендерә. Азамат Абдрахмановның Ишембай районы башлыгы вазыйфасындагы тәҗрибәсе һәм белеме аны яхшы хуҗа һәм идарәче буларак баетты. Бу сыйфатлар яңа постта үз урынын табачак. Мин аны бик җаваплы вазыйфага - республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе итеп билгеләү турында карар кабул иттем. Без муниципалитетлар башлыклары һәм вәкилләренең ничек эшләүләрен игътибар белән күзәтәбез. Мондый идарә итү карарлары мөһим әһәмияткә ия, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Ишембайга килгәндә, районның яңа башлыгы үз вазыйфаларын намус белән башкарыр дип ышанам. Иң мөһиме - кешеләр белән эш мөнәсәбәтләрен җайга салу. Биредә «Алга» махсус икътисади зонасын (МИЗ) булдыру бик мөһим. Монда гомум инвестиция портфеле йөзләгән миллион сум исәпләнә. Бу - урындагы икътисадның көчле үсеше өчен яңа мөмкинлекләр. 2022 елда Ишембай нефте ачылуга 90 ел тула. Бу - ил күләмендә бик зур вакыйга. Ишембай халкының тормыш шартларын яхшырту өчен парклар һәм башка иҗтимагый киңлекләрнең төзекләндерелүе бик шәп. Бу яклап шәһәр яхшы үсеш темпларын күрсәтә, һәм республика аларны саклап калу өчен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк.

Фото:  glavarb.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: