+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 ноябрь 2021, 21:45

Радий Хәбиров - Дәүләт Советы Президиумы составында

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының яңа составына керде.

Радий Хәбиров - Дәүләт Советы Президиумы составында
Радий Хәбиров - Дәүләт Советы Президиумы составында

2021 елның 15 ноябрендә тиешле боерыкка ил Президенты Владимир Путин кул куйды. Дәүләт Советының яңа составына шулай ук Ямал-Ненец автономияле округы, Әстерхан, Ленинград, Курган өлкәләре, Тула өлкәсенең Узел районы, Камчатка крае, Алтай Республикасы, Төньяк Осетия җитәкчеләре һәм Русия Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле керде.

Президиумның персональ составы дәүләт башлыгы тарафыннан билгеләнә һәм ярты елга бер тапкыр үзгәрә. Ул Дәүләт Советы эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләрен хәл итү өчен төзелә, шул исәптән аның эш планын, чираттагы утырышның көн тәртибен карый.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аның составына 2020 елда кергән инде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: