+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 ноябрь 2021, 14:05

Азамат Абдрахманов яңа вазыйфага тәгаенләнде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров указы белән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе – Башкортстан Республикасы министры итеп Азамат Абдрахманов билгеләнде.

Азамат Абдрахманов яңа вазыйфага тәгаенләнде
Азамат Абдрахманов яңа вазыйфага тәгаенләнде
Белешмә:
Абдрахманов Азамат Фәрит улы 1979 елның 26 июнендә Ишембай районының Колгына авылында туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Юридик фәннәр кандидаты.

2004 елда - Республика Гаиләгә, балаларга һәм яшьләргә социаль-психологик ярдәм үзәге директоры.

2004-06 елларда - Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының әйдәүче белгече, Башкорт дәүләт университетының дәүләт теориясе һәм тарихы һәм хокук кафедрасы ассистенты.

2006-11 елларда - Дәүләт-хокук идарәсенең баш белгече, дәүләт, муниципаль хезмәт һәм кадрлар бүлеге мөдире урынбасары, законнар чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре бүлеге киңәшчесе, Бшкортстан Республикасы Президенты Хакимиятенең дәүләт-гражданнар хезмәте һәм кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы.

2011-19 елларда - Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариаты җитәкчесенең хокук мәсьәләләре буенча урынбасары.

2019 елда - Ишембай районы хакимияте башлыгының икътисад һәм финанс мәсьәләләре буенча беренче урынбасары, район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы.

2009-21 елларда - Ишембай районы хакимияте башлыгы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: