+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 ноябрь 2021, 12:40

Владимир Путин "Автодор" идарәсе рәисе белән очрашты

Кремльдә эшлекле очрашу вакытында Русия Президенты Владимир Путин "Автодор" идарәсе рәисе Вячеслав Петушенконы юл төзелеше бәясен нигезсез арттыруны булдырмаска һәм бюрократия күренешләрен киметергә чакырды.

Владимир Путин "Автодор" идарәсе рәисе белән очрашты
Владимир Путин "Автодор" идарәсе рәисе белән очрашты
- Компания 2009 елда оештырылган, бу вакыт эчендә бик зур эш башкарылган. Хәзер объектлар заказы портфелендә бер триллион сумлык заявка бар. Минем аңлавымча, әлеге ресурсларның 25 проценты - шәхси инвестицияләр, - дип билгеләп үтте Владимир Путин һәм җитәкчедән тармактагы хәлне бәяләүне, шулай ук өстенлекле объектларны билгеләп үтүен сорады.

- Дәүләт компаниясе өчен генә түгел, гомумән, илдәге юл төзелеше өчен дә иң зур уңыш - 606 километрдан артык озынлыктагы Мәскәү - Санкт-Петербург трассасын төзү, - диде Вячеслав Петушенко. - 2023 ел ахырына Тверьны урап узачак юл төзелә, һәм ул вакытта Русиядә ике башкаланы тоташтыручы беренче светофорсыз трасса булачак. Анда булган барлык тар урыннар да бетерелгән һәм хәзер хәрәкәт тизлеге сәгатенә 130 километр тәшкил итә. Мәскәүдән Питерга кадәр биш сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: