+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 ноябрь 2021, 18:35

"Идел-Янцзы" форматында төбәкара хезмәттәшлек дәвам итә

17 ноябрьдә видео-конференц-элемтә режимында "Идел-Янцзы" форматында төбәкара хезмәттәшлек советы рәистәшләре - Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн очрашуы булды.

"Идел-Янцзы" форматында төбәкара хезмәттәшлек дәвам итә
"Идел-Янцзы" форматында төбәкара хезмәттәшлек дәвам итә

Яклар Идел буе федераль округы төбәкләренең һәм КХР Янцзы елгасының югары, урта агымының сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдәге киләчәк хезмәттәшлеге турында фикер алышты.

Очрашу башында Ван Юнга мөрәҗәгать итеп, Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Кытай коллегаларын "база" килешүенең 20 еллыгы белән котлады, һәм үкенүен белдерде, дөньяда имин булмаган эпидемия шәхсән очрашырга һәм бер-берсенең кулларын кысарга мөмкинлек бирми.

Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, "Идел-Янцзы" форматы - ике илнең төбәкара хезмәттәшлегенең уникаль механизмы һәм, пандемиягә карамастан, эш дәвам итә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: