+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 ноябрь 2021, 15:10

Александр Геннадьевич, эшең өчен рәхмәт!

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин “Бердәм Русия” үзәк аппараты башкарма комитетына китә, дип хәбәр итте республика җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрендәге битендә.

Александр Геннадьевич, эшең өчен рәхмәт!
Александр Геннадьевич, эшең өчен рәхмәт!

“Әйе, бу, чыннан да, шулай. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин "Бердәм Русия" үзәк аппараты башкарма комитетына китә. Безнең команда әгъзаларының берсе мондый югары дәрәҗәдә җаваплы эш башкарачагына бик шатмын. Республикада катлаулы бурычларны хәл иткәндә алынган тәҗрибә уңышка китерәчәк, дип ышанам. Александр Геннадьевич, хәерле юл. Һәм эшең өчен рәхмәт”, - дип яза Радий Хәбиров “ВКонтакте”да.

Фото: “ВКонтакте”

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: