+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 ноябрь 2021, 11:15

Путинны котлаган кеше галим була алмыймы?

Владимир Путинны туган көне белән котлаган өчен фән кандидаты исеменнән мәхрүм ителгән Украина Радасы депутаты моның сәбәбен әйткән.

Путинны котлаган кеше галим була алмыймы?
Путинны котлаган кеше галим була алмыймы?

Югары Раданың «Оппозиционная платформа — За жизнь» партиясеннән депутат Илья Кива Русия лидеры Владимир Путинны туган көне белән котлаганы өчен фән кандидаты исеменнән мәхрүм ителгән. Ул ни өчен Кырымның Русиягә бирелүе хакында RTVI белән әңгәмәдә сөйләгән.

Кива сүзләренчә, 2014 елда Украинадагы хакимияткә килгән көчләр Кырымның Русия белән кушылуына каршы килмәскә риза булган.

"Украина хакимияте Кырымны Русиягә 2014 елда дәүләтнең үзгәртеп корылуын легальләштергән өчен бирде. Ул чакта хакимияттә үзгәреш булды һәм Русия тыкшынмасын өчен күз йомып, Кырымны бирергә карар кабул ителде», — ди Кива.

Ярымутрауда яшәүчеләр Украинадагы вакыйгалар аркасында Русия белән кушылу өчен тавыш бирде, дип тә өсти депутат. “Кырымлылар милләтчелекне геройлаштыруга һәм совет чорындагы Русия белән кардәшлек мөнәсәбәтләрен юкка чыгаруга юл алган илдә яшәргә теләмәде", - дип билгели Кива. Аның сүзләренә караганда, Донбасс халкы шундый ук позицияне алган. Шулай ук депутат, Русия белән Украина Кырым һәм Донбасс мәсьәләләре буенча компромисс табачак һәм сөйләшүләр өстәле артына утырачак, дигән фикер белдерә.

Фото: РИА Новости

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: