+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 ноябрь 2021, 05:10

Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды

Дәүләт башлыгы Владимир Путин видеоконференция режимында Русия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә уздырды.

Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырдыВладимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды
Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды
Икътисадның бюджет секторы хезмәткәрләренең аерым категорияләренең хезмәт хакы дәрәҗәсен тәэмин итүгә багышланган очрашу барышында берничә актуаль мәсьәлә буенча фикер алышынды.

Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова илдәге коронавирус пандемиясенә бәйле хәл белән таныштырды.

Премьер-министр Михаил Мишустин клиник сынаулар уздыру һәм Н.Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты эшләгән COVID-19 интраназаль вакцинасын теркәүгә әзерлек, шулай ук “Пушкин картасы" яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыру программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Икътисади үсеш министры Максим Решетников ковидка каршы чикләүләр белән бәйле бизнеска ярдәм чаралары турында сөйләде.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас