Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 ноябрь , 10:50

Җырчы Долина: "Президент Путин белән бер табында җырлашып утырдык..."

Җырчы билгеләвенчә, Президент баянга кушылып бик матур җырлаган.  

Җырчы Долина: "Президент Путин белән бер табында җырлашып утырдык..."

Җырчы билгеләвенчә, Президент баянга кушылып бик матур җырлаган.

Җырчы Лариса Долина Русия Президенты Владимир Путинның аңа ир буларак ошавы турында бәян иткән. Дәүләт башлыгы белән очрашу турындагы хатирәләре белән ул Екатерина Гордеевага биргән интервьюсында уртаклашкан.

Долина сүзләренчә, Путин еш кына аны саксофончы Игорь Бутман белән джаз тыңларга чакырган. Гордееваның "Президент әлеге музыка жанрын яратамы?" дигән соравына Долина дәүләт башлыгының аны яратырга теләгәнен билгели. «Безнең ярдәм белән ул бу музыканы ошату гына түгел, ә аны ярата башлады», — дип уртаклаша Лариса Долина.

Артистка, шулай ук, чираттагы концерттан соң бервакыт аларның бергә өстәл артында утыруларын, анда җырлар башкарулары турында сөйләгән. «Ул баянга кушылып җырлады, безнең баянчы бар иде. Владимир Владимирович бик матур итеп "Город над вольной Невой"ны җырлады", — ди Долина. Һәм, "Президент — бик акыллы кеше, аның белән теләсә нинди темага сөйләшү кызык. Ул миңа бик ошый һәм һәрвакыт ошады", - дип өсти җырчы.

2011 елда Путин Хатын-кызлар форумында катнашучылар белән очрашу вакытында аның гаиләсендә үзебезнең ил музыкасына өстенлек бирүләре турында әйткән иде.

Фото: Екатерина Чеснокова / РИА Новости

 

Автор:Ләйсән Якупова