+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 декабрь 2021, 12:50

Башкортстанда "Бердәм Русия" партиясенең илдә беренче музее ачылды

Бүген Уфада “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге музее ачылды. Ул партия оешуның 20 еллыгына багышланды. Шунысы игътибарга лаек, бу Русиядә партия эшчәнлегенә багышланган беренче музей.

Башкортстанда "Бердәм Русия" партиясенең илдә беренче музее ачылдыБашкортстанда "Бердәм Русия" партиясенең илдә беренче музее ачылды
Башкортстанда "Бердәм Русия" партиясенең илдә беренче музее ачылды

-Оешуыннан бирле безнең партия ил һәм аның төбәкләре үсеше белән бәйле актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә кушылды. Ике дистә ел эчендә «Бердәм Русия» энергияле һәм җайга салынган хезмәте нәтиҗәсендә дәүләттә иң киңкүләм һәм йогынтылы сәяси көчкә әверелде. Гражданнарның ышанычы гадел көрәштә яуланды, - дип билгеләде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Парламент спикеры партиянең төбәк бүлеге гамәлгә ашырылучы төбәк проектлары саны буенча лидер булуын искәртте.

Музейда төбәк бүлегенең барлык юнәлешләре эшчәнлеге чагыла. Стендларда бөтен кирәкле мәгълүмат урнаштырылган, ул төбәк бүлегенең бөтен эшен чагылдыра. Планшетларга партиянең күренекле әгъзаларының фотосурәтләре куелган.

"Хәзерге вакытта безнең төбәк бүлеге илдә терәк булып тора. Александр Сидякинның Мәскәүдә "Бердәм Русия" Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнүе моңа раслау булып тора. Хәзерге уңышлар ветераннар тарафыннан салынганга күрә, без илдә беренче тапкыр партия төбәк бүлеге музее төзергә булдык, аны бүген тантаналы рәвештә ачабыз", - диде "Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.

Шулай ук “Бердәм Русия” партиясенең 20 еллыгын бәйрәм итү кысаларында сәяси совет Президиумы утырышы булды. Анда видеоконференцэлемтә буенча партиянең барлык 63 урындагы бүлекчәсе катнашты.

Константин Толкачев “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы идарәче директоры Фәнүр Ягафәровка, “Социум” җәмгыяте директоры Флүр Дусмөхәммәтовка партия билетлары, партия ветераннарына рәхмәт хатлары тапшырды.

Утырыш барышында төбәктә партиянең сәяси һәм социаль проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Соңгылары арасында - "Теләкләр чыршысы-2022" һәм "Яңа ел гаилә уеннары". Быел хәйрия акциясенә 6 декабрьгә старт биреләчәк.

Фото: "Бердәм Русия"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас