

АКШ президенты Джо Байден Русия лидеры Владимир Путин белән «озак сөйләшү» уздырырга өметләнүе турында белдергән. Бу хакта "Bloomberg"ка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Без Русия гамәлләре турында күптән беләбез. Мин Путин белән озак сөйләшү булыр дип көтәм», — дигән Америка лидеры, Русия-Украина чикләрендәге хәлне искә алып.
Элегрәк Американың дәүләт секретаре Энтони Блинкен хәбәр иткәнчә, Байден Путин белән әңгәмә барышында Вашингтонның Мәскәү белән тотрыклы мөнәсәбәтләрен җайга салырга ниятләве турында белдерергә җыена. Ул шулай ук АКШта Русия белән сөйләшү «якын киләчәктә» узар дип көтүләрен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, хәзер Вашингтон Мәскәү белән якын арада ике дәүләт арасында элемтә мөмкинлеге турында фикер алыша.
3 декабрьдә «Коммерсантъ» гәзите чыганакларга сылтама белән Путин белән Байден 7 декабрьдә очрашырга һәм сөйләшүләр үткәрергә мөмкин, дип хәбәр итте. Шул ук вакытта әлеге дата тулысынча килешенмәгән. "Коммерсантъ" мәгълүматлары буенча, Президентлар очрашуы видеоконференция аша узарга мөмкин.
Фото: Михаил Метцель / РИА Новости