+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
4 декабрь 2021, 12:45

Радий Хәбиров «Бердәм Русия» партиясенең ХХ съездында Башкортстан делегациясен җитәкләде

Бүген Мәскәүдә «Бердәм Русия» партиясе съездының өченче этабы уза.  

Радий Хәбиров «Бердәм Русия» партиясенең ХХ съездында Башкортстан делегациясен җитәкләдеРадий Хәбиров «Бердәм Русия» партиясенең ХХ съездында Башкортстан делегациясен җитәкләде
Радий Хәбиров «Бердәм Русия» партиясенең ХХ съездында Башкортстан делегациясен җитәкләде

Бүген Мәскәүдә «Бердәм Русия» партиясе съездының өченче этабы уза.

Әлеге вакыйга илнең әйдәп баручы сәяси көченең 20 еллыгына багышланган: “Бердәм Русия"гә 2001 елның 1 декабрендә нигез салынган. Съездда катнашучыларга Русия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итәр дип көтелә.
Съезд эшен «Бердәм Русия» рәисе Дмитрий Медведев, партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак җитәкли. Съездда сайлау кампаниясенә йомгак ясалачак, катнашучыларга партиянең җитәкче органнарын ротацияләү һәм киләсе елга «Бердәм Русия» нең эш планын расларга кирәк булачак.
Съезд чараларында Башкортстан делегациясе дә катнаша, аны республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкли. Аның составына Чишмә, Кыйгы, Яңавыл районнарыннан, Уфа, Себер һәм Нефтекама шәһәрләреннән 20 делегат керде. Алар арасында төрле өлкәләрдәге хезмәткәрләр: медицина, масс-медиа, кече эшкуарлык, закон чыгару хакимияте һәм башкалар бар.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас