

Кичә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы, «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров партиянең XX съездының өченче этабында катнашты.
Съезд чараларында «Бердәм Русия» Рәисе, илнең Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак, партиянең Югары Советы Рәисе Борис Грызлов, Дәүләт думасы һәм «Бердәм Русия»нең Дума фракциясе җитәкчелеге, шулай ук Русия Хөкүмәте, Федерация Советы вәкилләре, төбәкләр башлыклары катнаша.
Видеоконференция режимында съезд делегатларына Русия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте. Дәүләт башлыгы партияне 20 еллыгы белән котлады һәм «Бердәм Русия» оешканнан бирле аның ил өчен җаваплылыкны үз өстенә алуы, кешеләр өчен эшләү сәләте көчле ягы булды, дип билгеләп үтте.
- Узган 20 ел дәвамында партия патриотик позицияләрне ныклы һәм эзлекле алып барды. Һәм бу Русия суверенитетын ныгыту, аның милли мәнфәгатьләрен яклау, сәяси системаны камилләштерү, икътисад үсеше, социаль проблемаларны хәл итү буенча заманча алымнар эшләү, балалы гаиләләргә ярдәм итү белән бәйле төп, тарихи, борылышлы карарлар кабул иткәндә ачык чагыла, – дип ассызыклады Владимир Путин. - «Бердәм Русия»нең парламент партиясе буларак берләштерелгән ролен аерым билгеләп үтәм. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә сез патриотик рухлы, җаваплы көчләрне уртак максатлар һәм өстенлекләр тирәсендә берләштерүгә ярдәм итәсез. Ә бу җәмгыять һәм гражданнар тарафыннан кирәкле сыйфатлы законнар кабул итү өчен бик мөһим. Сезгә, «Бердәм Руссия» партиясенә, куәтле, ышанычлы сәяси көч буларак, якындагы елларга һәм озак вакытлы перспективага билгеләнгән масштаблы бурычларны хәл итүдә профессиональлегегез һәм энергиягезгә һәрвакыт өметләнәм.
Съездның өченче этабында партиянең биш ел эчендәге эше турында отчет тәкъдим ителде, сайлау кампаниясенә йомгак ясалды, «Бердәм Русия» Дәүләт думасына сайлауларда җиңү яулаган халык программасын гамәлгә ашыру буенча алдагы эш планнарын раслады. Партия уставы нигезендә «Бердәм Русия»нең җитәкчелек һәм үзәк органнарын, шул исәптән партия рәисен, югары һәм генераль советларны, этика буенча комиссияне яңадан сайлау булды. Съезд делегатлары шулай ук генераль һәм югары советларның, Үзәк контроль комиссиясенең яңа составларын формалаштырдылар.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Дмитрий Медведев – партия рәисе, ә Борис Грызлов - «Бердәм Русия» Югары Советы рәисе итеп сайланды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров янә партиянең Генераль советы составына керде.