

4 декабрьдә Мәскәүдә үткән “Бердәм Русия” партиясенең XX съездының 20 еллыгына багышланган өченче этабында партиянең төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты. Бу хакта Башкортстан Башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Русия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә буенча съезд делегатларын котлады, партиянең көчле якларын билгеләп үтте - үз өстенә җаваплылык алу, кешеләр өчен эшләү осталыгын билгеләде.
- Һәрвакыт сезгә - “Бердәм Русия” партиясенә - көчле, ышанычлы сәяси көчкә өметләнәм, без якындагы елларга һәм озак вакытлы перспективага билгеләгән масштаблы бурычларны хәл итүдә сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм энергиягезгә ышанам, - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Яңа рәисләрне һәм советларны сайлау буенча тавыш бирү узды. Дмитрий Медведев "Бердәм Русия" партиясе рәисе итеп сайланды, Борис Грызлов - партиянең Югары советы рәисе, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңадан "Бердәм Русия" Генераль советы составына керде.
- Без чыннан да гади булмаган юл, күпсанлы сәяси баталияләр уздык, - диде партиянең 20 еллык тарихын сөйләгәндә Радий Хәбиров журналистларга. - Бик катлаулы карарлар кабул иттек, алар, һичшиксез, кешеләрдә чагылды, шул исәптән, аларның канәгатьсезлеген дә әйттеләр. Әмма боларның барысын да без илебез һәм халык мәнфәгатьләрендә эшләдек. Коронавирус белән көрәшүнең катлаулы вакытында безнең сәяси партия беренчеләрдән булып гамәлдәге чаралар кабул итте. Башкортстанда бүген "Бердәм Русия"нең 100 меңнән артык әгъзасы, ә тарафдарлары белән бергә - 150 мең кеше. Шуңа күрә федераль съездның барлык карарлары безнең өчен бик мөһим.
Республика Башлыгы ассызыклаганча, барлык партия проектлары мөһим, әмма иң төп проект коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә кешеләргә ярдәм итүне, барыннан да элек, төбәк халкына кирәк булган азык-төлекне һәм товарларны туплап китерүдә, дип саный ул.
Фото: iglvesti.com