+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 декабрь 2021, 20:40

Беларусьта Башкортстан вәкиллеге ачылды

7 декабрьдә Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Беларусьта республика Конгресс-бюросы вәкиллегенең офисын ачу тантанасында катнашты.

Беларусьта Башкортстан вәкиллеге ачылды
Беларусьта Башкортстан вәкиллеге ачылды

Ул Мясников урамындагы бизнес-үзәк территориясендә урнашкан. Офис эшчәнлеге уртак проектларга инвестицияләр җәлеп итүгә, шулай ук Башкортстан белән Беларусьны халыкара базарларга чыгаруга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.

Радий Хәбиров Беларусь Республикасы җитәкчелегенә һәм Русия Сәүдә вәкиллегенә офисны булдыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде һәм аның белгечләренә уңышлы эш теләде.

– Ике ай элек Казахстанда Конгресс-бюро вәкиллеген ачтык, - диде Радий Хәбиров. - Беларусь Республикасы шулай ук Башкортстан өчен ышанычлы стратегик партнерларның берсе булып тора. Шуңа күрә без үзара файдалы хезмәттәшлекне көчәйтү өчен яңа инструментлар булдырабыз. Яңа офис эше, ахыр чиктә, Беларусь һәм Башкортстан Республикасы халкына файда китерер дип ышанам.

Яңа мәйданчыкта Башкортстан Республикасы Конгресс-бюросы белән Беларусь Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында беренче килешү имзаланды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: