+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 декабрь 2021, 19:25

Беларусьта эшлекле очрашулар уза

7 декабрьдә Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченконың эшлекле очрашуы булды.

Беларусьта эшлекле очрашулар уза
Беларусьта эшлекле очрашулар уза

Көн тәртибендә - сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне ныгыту перспективалары.

- Беларусь Русиягә санкцияләргә каршы торуда ярдәм итә һәм Русия төбәкләре белән хезмәттәшлекне тышкы сәясәт өстенлекләренең берсе буларак карый. Бу - нәтиҗәле сәүдә-икътисади хезмәттәшлек нигезе, ул шулай ук безнең илләр арасындагы кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга хезмәт итә, – диде Роман Головченко. - Башкортстан - Беларусьның Русия Федерациясендә төп сәүдә партнерларының берсе. Республика алга киткән сәнәгать, фәнни-техник һәм аграр потенциалга ия. Шуңа күрә сезнең визитыгыз бик нәтиҗәле булыр һәм безнең мөнәсәбәтләрне алга этәрергә мөмкинлек бирер дип ышанам.

Беларусь Премьер-министры билгеләп үткәнчә, Минскида Башкортстан Конгресс-бюросы вәкиллеген ачу үзара сәүдә күләмнәрен арттыру өчен өстәмә импульс булачак. Ул кайбер тәкъдимнәре белән уртаклашты.

- Беренчесе - махсус һәм йөк техникасы белән тәэмин итү өлкәсендә сәнәгать предприятиеләренең кооперацион хезмәттәшлеген киңәйтү. Икенче юнәлеш - агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек һәм Башкортстанның агросәнәгать комплексын техник модернизацияләүдә катнашу. Өченчесе - нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү, - дип ассызыклады Роман Головченко. – Тагын бер юнәлеш - төзелеш өлкәсе. Шулай ук юл төзелеше үсеше турында да фикер алышырга мөмкин. Юллар төзүне тәкъдим итәргә әзербез.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белоруссия коллегаларына кунакчыллык һәм делегация эше өчен уңайлы шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде.

- Безне бик җылы каршы алдылар, беренче көннән үк эшкә чумдык. Без зур делегация белән килдек – 40лап эре предприятие җитәкчеләре. Алар Беларусь компанияләре белән сөйләшүләр алып бара да инде. Бу безнең мөнәсәбәтләргә яңа стимул бирер дип уйлыйм, – диде Радий Хәбиров. - Башкортстан белән Беларусь арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча эшче төркем дә нәтиҗәле эшли. Бу - бик нәтиҗәле корал, ул үзен күптән күрсәтте. Безнең визит уңышлы узар дип ышанам. Республикалар арасында товар әйләнешен арттыру өчен бөтен кирәкле потенциалыбыз бар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: