Баймакта бишенче чакырылыш район Советының унбишенче утырышы булып узды, анда Баймак районы хакимияте башлыгын билгеләү мәсьәләсе каралды.
Конкурс нигезендә, бу постка ике кандидатура: Баймак районы хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары Фәнил Надыргулов һәм район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәнис Әминев дәгъва иттеләр.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар корпусы карары белән Баймак районы хакимияте башлыгы итеп Фәнис Әминев сайланды.
Аны вазыйфага билгеләнүе белән Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина котладылар.
Фото: "Баймакский вестник"